Евразия күчмә цивилизацияләр музееның булачак Галереясе фонды яңа эшләр белән тулыланды.
Бу «Турахан» халыкара симпозиумында катнашучылар бер атна эчендә ясаган 24 әсәр – картиналар, киез панно, паласлар һәм керамик плитәләр.
Кунакларның Евразия күчмә цивилизацияләр музее Визит-үзәгенә, «Торатау» геопаркына баруы һәм Уфадагы музейлар һәм истәлекле урыннар белән танышуыннан башланган симпозиум «Шүлгәнташ» музей комплексында куелган күргәзмәләрне карау белән тәмамланды. Анда картиналарында халык гореф-гадәтләрен гәүдәләндергән Иран, Монголия, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Үзбәкстан рәссамнары катнашты.
“Евразия күчмә цивилизацияләр музее”автоном, коммерциягә карамаган оешма директоры Николай Григорьев билгеләп үтүенчә, иҗади форум елдан-ел популярлаша бара һәм Евразия даласы илләре вәкилләрен җәлеп итә. Оештыручыларның планнары гаять зур.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев