Быел Рәсәй дәүләт автоинспекциясе оештырылуның 88 еллыгы билгеләп үтелә.
Ерак 1936 елда ил хөкүмәтенең 1182-нче карары белән «СССР эшче-крестьян милициясе Баш идарәлегенең Дәүләт автомобиль инспекциясе турында нигезләмә» раслана. Соңрак Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) аппараты структурасында махсус Дәүләт автомобиль инспекциясе бүлеге булдырыла.
Ветераннар сүзләренә караганда, Чишмә районында милиция бүлеге каршында ГАИ төркеме 1958-1959 елларда гына оештырыла. Тәүге дәүләт автоинспекторы булып милиция сержанты Яков Затинацкий эшли башлый. Аның карамагында бердәнбер транспорт чарасы – «М-72» мотоциклы була. 1962 елга кадәр башка үзгәрешләр күзәтелми.
Фотода: Полиция майоры Равил Хәйретдинов, отставкадагы подполковник Ришат Гыйләҗев һәм отставкадагы майор Рөстәм Шәмсетдинов (сулдан уңга)
Мәкаләнең дәвамы сайтта
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев