Нишләп кайтып булмый үткәнгә?!
Нәрсә була инде, шул кадәрле,
Үткәннәргә кайтып киткәнгә?..
Нәрсә була инде, әйтче миңа,
Җавабың бик килә беләсем?!
Дәшмисеңме?..
Булды..
Аңлашылды!
Ярамыйдыр инде, күрәмсең...
Ә бит сорау миннән генә түгел,
Күпләр йөртә моны уенда.
Җавабын да белә барысы да..
Җайсыз җавап,
Бик тә кыен да.
Кайтып булмый...
Хәл дә итеп булмый,
Ышансак та синең көчеңә.
Бер бирелә,
Бары бер бирелә,
Барысы да җирдә кешегә.
Сабый чак та,
Әти-әниле чак,
Тәүге аваз, тәүге адымнар...
Барысы да бер генә чак була,
Бер мизгелгә күзгә чалынган...
Тәүге сөю, уттай янып йөрү,
Анысы да бары бер генә!
Бер тапкырга барын күрер өчен
Килгәнбездер инде без җиргә.
Гомер язы, гомер көзе була,
Урталыгы була гомернең.
Үтмәсеңне кабат алар аша
Сизмисеңдә кайчак үзеңнең.
Ачуланма мине, Ходайкаем,
Җайсыз сорау...
Җайсыз җавабы...
Шул сорауга җавап эзләүләре
Кем өчен дә гомер газабы.
Ачуланма... кичерә күр мине!
Күңел бит ул!
Күңел котырта!..
Бер булса да җитә!
Рәхмәт сиңа!
Яшәткәнең өчен Җир-йортта...
Марат Илдаров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3