Предыдущая публикация
Изгелектән торсын гамәлең.
Ирешерсең әҗер-савабына
Иксез-чиксез шушы галәмнең.
Һәр кылганың, якты нурлар булып,
Балкытырлар барыр юлыңны,
Иман белән дога кылыр өчен
Күтәрелгән ике кулыңны.
Син тойганны кичермәсләр күпләр,
Бәяләмәс, бәлки, бүтәннәр...
Җылы сүзе белән данлар сине
Йөрәгендә иман йөрткәннәр.
Шушы җирнең туфрагыннан шыткан
Без Ходайның шиңмәс гөлләре.
Әҗер-савабына лаек булып,
Бизәп яшик килер көннәрне!
Гөлчәчәк Садретдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2