Дөнья көтәм әле,
Төрле эшләр килә кулымнан.
Сикәлтәле – җиңел булмаса да –
Канәгатьмен барган юлымнан.
Рәхмәтлемен узган һәр көнемә,
Бәхетемне саныйм олыдан.
Җан өшеткеч салкын җилләр иссә,
Сагышымны ягып җылынам.
Бу дөньяның сихри хозурлыгын,
Күпме яшәп, күреп туялмыйм.
Хислар ташып тора: уйларымны –
Хыял атларымны – тыялмыйм.
Хыялларым алып кайта мине
Гөрләп үткән яшьлек чорына.
Уйга салып, тәүге сүзен язган
Мин җырлыйсы тормыш җырына.
Ел артыннан еллар үтеп тора,
Төрле җырын тормыш җырлата.
Бәхет белән мине куандырып,
Кайгы биреп кайчак елата...
Тормыш тәмен эштә татыдым мин,
Тойдым аның хәтта газабын.
Максатыма илткән юлларымда
Күрә белдем дошман тозагын.
Мин бәхетле! Дөнья көтәм һаман,
Шатлык белән туа һәр таңым.
Тәмен татыйм узган гомеремнең,
Ямен күрәм якты дөньяның...
Эльверт Хаматшин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3