«Өйрәтүчеләр күбәйде»
Әгәр дә берәр җәмгыятьтә яхшылыкка чакыручылар күбәйде икән, димәк бу җәмгыять бик каты авырый. Ә инде ул шул чакыручыларга каршы да килсә, димәк бу җәмгыять үлем хәлдә.
Бүген үзләрен мөселманга санаган кешеләргә бераз дин, әхлак турында сөйли башласаң, алар: "Бүген өйрәтүчеләр күбәйде, элек эчеп, зина кылып йөрүчеләр дә бүген кешегә акыл сата. Динне тотучы кычкырып йөреми. Намазны өйдә генә укырга кирәк", дип белер-белмәс ризасызлык белдерә.
Аллаһ Тәгалә "Зәрият" сүрәсендә әйтә:
وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنفَعُ الْمُؤْمِنِينَ
"Мөэмин-мөселманнарның исләренә сал, аларга синең исләренә салганнарың һичшиксез файда бирәчәк" (51 "Зәрият", 55)
Ягъни:
Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр, тәхкыйк, Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.
Бу аятьне укыганнан соң шундый сорау туа: әгәр дә кеше вәгазьләрне ишетергә теләми икән, вәгазьләүчегә нәфрәт белән карый икән, үгет-нәсыйхәтләр кешегә файда китерми икән, бу кеше чын мөэмин була аламы? Чын Аллаһка ышанучы, Аның динен тотучы кеше башка тәүбәгә килгән намаз укучы мөселманнарның элеккеге гөнаһларын искә алып, аларны хурлаучы кеше мөэмин була аламы? Мөселманнарга карата үз эчендә нәфрәт хисен саклаучы кеше мөселман була аламы? Бик шикле.
Һәрберебез үзебезнең күңелләребезне тикшерик һәм һәрвакыт иманыбызны яңартып торыйк.
Комментарии 34