Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

٧ Һәм, ниһаять, җиденче, соңгы шарт — кире кагуны бетерә торган кабул итү (القبول).

✔️ «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны күңелең белән дә, телең белән дә кабул ит. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны кабул иткән һәм Ул аларны коткарган кешеләр турында күп хәбәрләр китерә:
كَذَلِكَ حَقّاً عَلَيْنَا نُنجِ الْمُؤْمِنِينَ
«Безнең бурычыбыз — мөэминнәрне коткару».
📖 Коръән, «Юныс» сүрәсе, 10:103
Аллаһ Тәгалә «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны инкяр итүчеләр һәм үзләрен өстен куючылар хакында да сөйли. Аларга нинди җәза, нинди газап килүе турында әйтә. Аллаһы Тәгалә болай ди:
إِنَّهُمْ كَانُوا إِذَا قِيلَ لَهُمْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ يَسْتَكْبِرُونَ
وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوا آلِهَتِنَا ل
Фид

٦ Алтынчы шарт — ул баш тартуны кире кага торган буйсыну.

Ягъни, әгәр «Лә иләһә илләллаһ» дисең икән, Аллаһы Тәгаләнең боерыкларына буйсын, аның кушканнарын үтә. Ул чагында бу чын «Лә иләһә иллә Ллаһ» булыр. Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَأَنِيبُوا إِلَى رَبِّكُمْ وَأَسْلِمُوا لَهُ
«Раббыгызга кайтыгыз һәм Аңа бирелегез (ягъни итагать итегез)».
📖 Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:54
Фид

٥ Ә бишенче шарт, бөек шарт — ул нәфрәтне кире кага торган мәхәббәт.

Әгәр син «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның чын тарафдары булсаң, син «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны яратырга тиешсең. Син Тәүхид турында ишетүне яратырга тиешсең, чөнки күп кешеләр Тәүхид турында сөйли башлагач: «Миңа күңелсез, башка берәр нәрсә турында сөйләшегез, берәр тарихи вакыйга турында сөйләгез әле», — диләр.
📌 Син Тәүхид турында сөйләгәннәрне яратырга тиешсең. Аның турында тыңларга яратырга тиешсең. Тәүхид турында сөйләргә яратырга тиешсең. Тәүхидне яратырга тиешсең. Тәүхид кешеләрен яратырга тиешсең. Аллаһны (Ул пакь һәм югары) барыннан да бигрәк яратырга тиешсең. Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) яраты