Әткәемне күрдем төшемдә.
Күзкәйләрен тутырып карап торды
Бәхет теләгәндәй үземә.
Эндәште ул,шуннан әкрен генә
Кулларыңны бирче кызым, дип
Кулларымнан кысты,сабырлан син
Булу кирәк сиңа түзем, дип.
Кочаклады, хәтта үбеп алды
Ләкин үзе өйгә кермәде
Безнең аны ничек сагынганны
Аңламады ,ахры күрмәде.
Яныгызда гәүдәм булмаса да
Уегызда һәрчак мин балам,
Һәр эшләрдә фатихамны биреп
Һавалардан сезгә мин багам.
Әнкәгезне онытмагыз балам,
Бик еш кына хәлен белегез,
Һәр көн саен килеп күреп булмас
Җай чыкканда килеп күрегез.
Әгәр дә сез матур яшәсәгез
Мин дә тыныч кына ятармын,
Өннәрдә мин кайта алмасам да
Төшләрдә мин сезгә кайтырмын.
Дүрт балама әйтер сүзләрем шул:
Ярдәмләшеп бердәм яшәгез.
Авырлыклар алар килми калмас
Сез туганнар, җиңеп яшәгез.
Бирешергә сез бит тиеш түгел,
Сез бит минем нәсел –дәвамым
Сезгә дөрес юллар күрсәтердәй
Форсатларны барыбер табармын.
Һәм шул чакны мин уянып киттем,
Таң атканчы яшем кипмәде...
Исән чакны кадерләрен белеп
Яшәткәнне безнең көтмәде...
Зенфира Хафизова
2017.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 12