КУТДУСОВ ФАНАЗАЛ ГАЙНУЛЛОВИЧ
1959 елнын 1 ноябрендә Якуп авылында колхозчылар семьясында туган. Дүрт яшьтә укырга, 6 яшьтә гармунда уйнарга өйрәнгән. Әнисе белән йоклаганда анын беләкләренә бармакларын йөретеп: "Эх, минем гармуным булса иде", - диtп хыялланган. Әнисе белән әтисе почта аша гармун китерткәч берничә выкыттан сон сыздырып уйный башлаган. Укырга 1 сыйныфка кергәндә гармун артыннан башы гына күренеп торган, урындыкка күтәреп утыртып уйнатканнар. 1974 елда 6 нчы сыйныфны тәмамлап Караиделгә музыка мәктәбенә укырга килә. Унынчы сыйныфны тәмамлап Стәрлетамак шәhәренә культура - агарту училищесына укырга керә. 1978 елны армия сафларында Польша халык республикасында штаттагы тынлы оркестрда хезмәт итә. Хезмәттән сон укуын унышлы тәмамлап, туган якларына Хәлил авылына эшкә кайта. Аны клуб директоры итеп куялар. Укыганда ук узенең райондашы, якташы Яна Акбуләкнең иң матур кызы- Зиләгә өйләнеп, бергә эшли башлыйлар. Бер-бер артлы ике уллары туа.
Ул вакытта клубларда төрле чаралар: спектакльләр, концертлар, агитбригадалар, конкурслар бик еш югары кимәлдэ үткәрелә иде. Күп төрле конкурсларда лауреат булып, районның данын якладылар. Фәнәзәлнен сыздырып уйнавы, Зиләнен монлы, матур тавышы район хәм Республика чараларына ям өсти иде. 1986 елны районга эшкә чакырдылар, квартира бирделәр мәдәният йорты директоры, музыка мәктәбе директоры, шулай ук 1989-1994 елларда район мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. Читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлый.1994 елдан башлап берсеннән берсе матур эчтәлекле жырлар яза башлый. Әлбәттә, тәүге башкаручысы- Зиләсе иде. Аның җырларын профессионал артистлар: Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фән Вәлиәхмәтов, Рафаил Латыпов, Гузәл Әхмәтова, Ришат Галиханов, Марат Шәйбәков, Рәдиф Зарипов яратып башкаралар. Аларны Башкортостан, Татарстан телевидениесе аша еш ишетергә була.
2001 елны беренче аудио- альбомнары чыкты. Уллары Илнар сәнгатъ юлын сайлады. Уфа сәнгатъ училищесын, педагогия университетын тәмамлап үзе кебек талантлы жырчы кызга өйләнеп берсеннән берсе матур талантлы ике ул үстерәләр. 2008 елда тагы бер альбомнары дөнья курде. 2001 елны Узбекистан республикасынын мөстәкыйллегенә 10 еллык юбилеена багышланган чараларга чакыру алып Ташкентта 3 концерт, Алмалыкта 2 концерт биреп татар-башкорт сабантуенда катнаштылар.
Фәнәзәл Котдосов 2012 елда Мәләүез шәхәрендә үткэн композиторлар бәйгесендэ катнашып "Ин популяр җырлар авторы" дигән дипломга лаек булды. 2013 елны уллары Ильнар белән киленнәре Юлиянен әтиләренен җырларыннан гына торган альбомнары дөнья күрде. Барысы 100 дән артык жырлар авторы Фәнәзәл Котдусовнын 55 яше тулды, ижатына 20 ел. 2013 елны Фәнәзәл белән Зилә Гаян Локманов исемендәге әдәби-музыкаль премияга лаек булдылар.
Бүгенге көндә Фәнәзәл Караидел урта мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Куптән түгел Министерство образования и науки Российской Федерации Почетный грамотасы белән буләкләнгән.
Астагы сүрәтләрдә Фәнәзәл Котдосовнын бала чагы хәм әти-әниләре - Наиля апа белән Гайнулла абый тошерелгән. Гайнулла абый комбайнер булып Салават колхозында баш кутәрми эшләгән кеше. Наиля апа Якуп мәктәбенендә 60-70 елларда укыган бөтен укучыларнын исендә калган апа булды. Ул иртүк торып, мәктәп пичен ягып, классларны жылытып, идәннәрне юып-себереп безне каршы ала иде. Көянтәләп чишмә суы ташып куя иде. Җәй булса 4 класс укучылары хәм укытучы белән мәктәп өчен утын кисеп әзерлиләр иде. Без сезне онытмадык, Наиля апа, Гайнулла абый!
Фәнәзәл авылдашка киләчәктә дә өр яңы матур җырлар иҗат итеп, гаилә бәхетендә тазалык-исәнлек белән, якташларын шулай шатландырып яшәргә булсын диеп, телибез.
Разиля Биктимирова
www.vostokoil.ru ) приглашает на работу для изготовления очистных устройств для нефтегазопроводов инженеров и техников (зарплата от 50000 руб.
...Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 54