Фильтр
Все темы
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 8 января в 15:29

«Яңарыш» видеобәйге игълан итә

«Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә.
Бәйге ике номинациядә үтәчәк:
1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен;
2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала.
Беренче номинация ике категориягә бүленә:
а) өлкәннәр,
б) мәктәп укучылары.
Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша.
Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.
Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен яу
«Яңарыш» видеобәйге игълан итә - 964119605423
  • Класс!4
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 2 декабря 2024 в 08:42

Хөрмәтле милләттәшләр!

2025 елның беренче яртыеллыгына «Яңарыш»ка язылу дәвам итә.
Язылу бәясе:
6 айга - 481 сум 38 тиен,
1 айга - 80 сум 23 тиен,
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларга - 413 сум 34 тиен.
Шулай ук «До востребования» һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 447 сум 96 тиен, ә льгота белән - 386 сум 58 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).
Индексы ПР750.
Укучыларыбызга җиңелрәк булсын өчен язылучыларга төрле
уңайлырак ысуллар бар. Менә алар:
1. Газетаны редакциягә килеп алучылар ярты елга 180 сумга,
2. Төмәндә «Урал-пресс» оешмасы аша (белешмәләр өчен телефоны: 63-14-61) язылырга мөмкин.
3. Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә 6 айга язы
Хөрмәтле милләттәшләр! - 963077618095
Хөрмәтле милләттәшләр! - 963077618095
  • Класс!7
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена вчера в 17:27

Киндерле мәчетенә - 245 яшь

Быел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетенә 245 ел булды. Аның турында Төмән өлкәсе архивында табылган бик борынгы искә алу 18 гасыр азагына туры килә.
1928 елдагы документта Калымск олысы, Киндерле (юрты Киндерские) мәчете агач һәм 1779 елны төзелгән, монда имам булып 48 яшьлек Черепан Кучумов хезмәт итә, дип язылган.
Ул агач мәчет ничә дистәләгән еллар торуын Аллаһы Тәгалә генә белә. Бәлки ул Киндерледә хәзерге көндә эшләп килүче мәчетне сала башлаган 1908-1909 елларгача хәрәкәт иткәндер. Нәкъ менә шул елларда мәчет буйлап каен агачлары утыртылуы ихтимал. Кызганычка каршы, 100 елдан соң мәчетне үзгәртеп корганда аларны кисәләр.
Тарихи мәгълүматлар буенча
  • Класс!11
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена вчера в 17:22

70 ел – 7 мизгел кебек

Бу көннәрдә үзенең юбилейлы туган көнен каршылаучы - РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәбездә беренче татар телетапшыруына нигез салучы, «Очрашулар» телетапшыруы авторы, алып баручысы һәм режиссеры, гомумән, 37 ел гомерен журналистикага багышлаган филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының социаль-гуманитар фәннәре институты профессоры, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Ниязова белән очрашып, хезмәт һәм тормыш юлындагы истәлекләрен барладык.
Тулырак 👇
  • Класс!40
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена вчера в 17:14

Оста каләм иясенә 85 яшь

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән, 45 китап чыгару бәхетенә ирешкән шагыйрә Галия Абайдуллина 85 яшьлек юбилеен каршы алды.
Тулырак 👇
Оста каләм иясенә 85 яшь - 964182000047
Оста каләм иясенә 85 яшь - 964182000047
  • Класс!13
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена вчера в 17:10

Собрались на каток?

  • Класс!2
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена вчера в 17:05

Яшиселәр килеп яшәр өчен...

Төмән тамашачысына Яңа ел күчтәнәче итеп зарыгып көтеп алган иң популяр һәм яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов «Иҗатыма 40 ел» дип исемләнгән күркәм юбилейлы концерт программасы белән «Тимерюлчы» мәдәният йортында үзенең иҗатташ дуслары - Татарстанның халык артисты, моңлы җырчыбыз ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Алсу Әбелханова һәм Татарстанның халык артисты, «ИлСаф» төркеменең музыка җитәкчесе Рәкыйп Шәфигуллин белән бергә чыгыш ясадылар.
Тулырак 👇
Яшиселәр килеп яшәр өчен... - 964181795247
Яшиселәр килеп яшәр өчен... - 964181795247
  • Класс!12
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена вчера в 16:58

«Могҗизага ышанам» хәйрия акциясе

Төмән районының Индрәй поселогында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Могҗизага ышанам» хәйрия акциясе узды.
Аны оештыручыларның берсе Сенера Вальтер: «Балалар башта теләкләрен белдереп хатлар яздылар. Аларның хатларын теләүчеләр алып, бүләкләр сатып алганнар. Акчаларны Юлия Хәкимова, бөтен Төмән өлкәсеннән һәм күрше илләрдән күчерделәр, диде. Индрәй мәдәният йорты хезмәткәрләре матур Яңа ел программасы әзерләделәр һәм балаларны чакырдылар.
Зөфәр исемле малай, янгын сүндерү машинасы телим, дип язган, аның хатын поселокның янгын сүндерү посты алды. Аны янгын сүндерү машинасына утыртып, урам да әйләндерделәр әле. Шатлыгының чиге булмады. Баладагы хис-кич
  • Класс!2
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 9 января в 17:16

Нәфис сүз остасы Линар

«Татар сүзе» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашучылар арасында Тубыл шәһәреннән Линар Исламов 2 урын лауреат дипломына лаек булды. Ул шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең «Нур» әдәби-иҗат түгәрәгендә белем ала (җитәкчесе Зөфәр Корманов). Яшь, сәләтле башкаручы туган телендә Фирая Габдуллинаның «Туганнарым» шигырен сөйләгәнен видеога төшереп, бәйгегә җибәрәләр. Укучының җитәкчесе Зөфәр Ринат улы: «Линар быел зур бәйгеләрдә катнашып уңышларга иреште.
Нәфис сүз остасы Линар - 964151435951
Нәфис сүз остасы Линар - 964151435951
  • Класс!9
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 9 января в 17:12

Не оставляйте печь без присмотра!

00:30
Печь
303 просмотра
  • Класс!6
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 9 января в 17:06

Бездә бүген Яңа ел

Тубылдагы ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысова һәм әгъзалары «Яңа ел калейдоскобы» дип аталган уен программасы белән булдылар.
Тубыл шәһәренең балалар йортында «Ак калфак» әгъзалары Тимур Ниязов, Равилә Фазыйлова, Фәния Мелибаева монда тәрбияләнүче балаларны керәсе Яңа ел белән котлап, уеннар үткәрделәр. Бу темага туры китереп әзерләнгән викторина, табышмаклар, җыр-биюләр балаларның кәефләрен күтәрде. Милли ризык тулы табын артында сөйләшеп, Себер татарларының бавырсагы, тәмлешкәләр белән чәйләр эчкәннән соң, җирле татар халкының гореф-гадәтләре турында әңгәмә оештырылды. Кунаклар бал
  • Класс!8
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 8 января в 17:23

Шәһәрдә Яңа ел кәефе әле дә дәвам итә!

  • Класс!5
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 8 января в 15:34

Озак яшә, «Яңарыш!»

Дуслар, бүген «Яңарыш»та,
Сәгыйтовны искә алабыз.
Ул тудырган «Яңарыш»ка,
Нигә икән язылмыйбыз?
Ник безнең бала-оныклар
Гәҗит-китап укымыйлар?
Бит урыс булып беттеләр,
Татар телен аңламыйлар.
Үзебез дә бит яртылаш
Урысча сөйләшәбез.
Татар телен белмисез, дип,
Яшьләрне орышабыз.
Безнең гәҗит шундый күркәм,
Халкыбызга хезмәт итә.
Төрле котлаулар белән,
Өйләргә килеп керә.
Азат абый армый-талмый,
«Яңарыш»ны булдырган.
Халкымның үз газетасы
Булсын, диеп тырышкан.
Ә, гүзәл кызларыбыз,
Тырыш-оста дусларыбыз,
Оста язмалары белән
Безне шатландыралар.
Сәгыйтовның рухын шатландырып,
Озак яшә, «Яңарыш»!
Тиражың артып барсын,
Телим сиңа мин уңыш!
Римма АРСУХИНА.
Озак яшә, «Яңарыш!» - 964119731375
Озак яшә, «Яңарыш!» - 964119731375
  • Класс!6
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 8 января в 15:24

Осторожно, гололед!

00:20
Гололёд
263 просмотра
  • Класс!3
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 8 января в 05:38

«Хәрәкәттә бәрәкәт»

Татар халкы мәкалендә шулай дип әйтелә. Нинди генә хезмәт булмасын, әгәр тиешле рәвештә аңа чын күңелдән катнашмасаң, тулысынча үтәп чыгарга тырышмасаң, аның ахыргы нәтижәсе бик үкенечле булачак. Аллаһы Тәгаләнең китабы - Коръән Кәримдә әйтелә: «Аллаһы Тәгаләнең олуглыгының һәм кодрәтенең билгеләреннән күкләрне һәм җирне яралтуы һәм телләрегезнең һәм үзегезнең төрле булуыгыз. Белүчеләр өчен бу әйберләрдә билгеләр бар». («Әр-Рум» сүрәсенең 22 нче аяте). Ягъни, бу аятькә таянып әйтә алабыз, безгә тапшырылган ана телебез, аны саклау, буыннан буынга балаларыбыз, оныкларыбыз тарафыннан туган телебезне торгызу, үзебез өчен амәнәт булып тора.
Дәвамы 👇
  • Класс!8
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 7 января в 09:49
  • Класс!1
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 7 января в 09:47

Дорогие друзья, братья и сестры!

Поздравляю вас с Рождеством Христовым!
Это один из самых светлых, теплых праздников в году. Подарите это тепло родным и близким, братьям по общему делу.
Простите друг другу все обиды и окружите родных заботой. Даже если вы находитесь на большом расстоянии друг от друга, уверен, доброе слово достигнет родного сердца.
Сейчас все регионы России– одна большая семья. Нас многое связывает, мы многое вместе пережили. Этот опыт только сплотил российское общество, а невзгоды сделали нашу веру еще крепче.
Дорогие друзья! Пусть в светлый праздник Рождества Христова ваши сердца будут полны радости.
Рождество - это время чуда, время веры, большой надежды и неисчерп
01:06
  • Класс!4
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 6 января в 09:17

«Яшәсен мәчетебез, гөрләп торсын авылыбыз!»

Түбән Тәүде районы, Киндерле мәчетенең 245 еллык юбилее көнне авылыбыз гөрләп торды. Иртән Төмәннән, Түбән Тәүде авылыннан, районның барлык татар авылларыннан мәчеткә, мәдәният йортына машиналар агылды. Мәдәният йортында кунакларны киндерлеләр бик зурлап каршы алдылар. Бәйрәмчә бизәлгән фойеда укытучылар көче белән рәсемнәр, милли киемдә курчаклар, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе оештырылган. Китапханәче Рәмзия Коноваленкова ясаган мәчет ерактан балкып торды. Зал халык шыгрым тулы иде.
Тулырак 👇
  • Класс!14
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 6 января в 09:12

Осторожно, тонкий лед!

00:20
Тонкий лед – дети
387 просмотров
  • Класс!4
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 6 января в 09:08

15 сентябрь - «Яңарыш»ка - 35 ел

Бу сан белән «Яңарыш» газетабызның 35 нче юбилей елына аяк басабыз. Шул уңайдан, газета укучыларыбызга 1 нче сандагы язмаларны тәкъдим итәсебез килә. Уйлар белән 1990 елга кайтып килик әле.
Нинди проблемалар борчыды икән өлкәбез татарларын?
Тулырак 👇
15 сентябрь - «Яңарыш»ка - 35 ел - 964022528943
  • Класс!3
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 3 января в 18:51

Тубыл районы автономиясенә 10 ел

Тубыл районы себер татарлары автономиясе 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чарасы Купшан хаҗи исемен йөрткән Тубылтора мәчетендә изгеләрнең рухына, исәннәргә сәламәтлек, дөньяга тынычлык, имин тормыш теләп Коръән аятләреннән, догалардан башланды. Узган чара турында район себер татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова: «Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәткән Сәрвәр апа Давлетовага, авыл халкына рәхмәтлемен. Халкыбыз бердәмлеген, ярдәмчеллеген күрсәтте. Аннары бәйрәм кунаклары белән Дегтярево клубында узган чарада катнаштык. Бәйрәм сәхнәсеннән татар җырлар, моңлы көйләр яңгырады, дәртле биюләрне тамашачылар җылы кабул иттеләр.
Безнең шатлыклы бәй
Тубыл районы автономиясенә 10 ел - 963951759791
Тубыл районы автономиясенә 10 ел - 963951759791
  • Класс!16
"Яңарыш" газетасы Төмән
добавлена 3 января в 18:48

Авылым халкы белән горурланам

Татар Вагай авылы халкын берләштерүче лаеклы ялда булган элекке авыл китапханәсе мөдире Наҗия ханым Әхәтова җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә булган солдатларыбызга оекбашлар, биялиләр бәйлибез. Бу игелекле эш авылыбыз мәчете күрсәткән матди ярдәм белән башланып китте һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу эштә актив катнашучылар: Мәликә Абдуллина, Әлфирә Мурзина, Сәвия Тимербулатова, Динара Ниятбакиева, Наҗия Шәйхалиева, Сәйдә Хахалина, Сәлия Абдуллина, Нурлихаян Усманова, Әнисә Камалетдинова, Әминә Нәбиева, Айбикә Кормандаева, Суфия Бакиева, Мәдинә Кормандаева, Әнис Әхәтов, Санилә Кашапова һ.б. Авыл халкы да читтә калмады. Бу кирәкле эшләрне башкарып чыгу өче
Авылым халкы белән горурланам - 963951674031
Авылым халкы белән горурланам - 963951674031
  • Класс!50
Показать ещё