Тасмага куелды Венира Салахова
иҗадының шигъри юллары...
***ХЫЯНӘТ АЧЫСЫ***
Хыянәт - кыямәт, хыянәт ул - тәмуг...
Күңелнең иң тирән - упкыны!
Айкалган, чайкалган бер - күбек...
Йөрәкнең болганчык дулкыны.
Хисләрем суынган, мәхәббәт уалган...
Ни көтим тормышым таңыннан?!
Җанымны яралап кан тамган,
Моң булып агылган ярыннан.
Яралар сөйләшә, җанымда ...
Оныт! - дип, эндәшә...Табынма!
Бәхетең синең дә көтәдер,
Чакырып, җир, күкләр сагында .
Онытыйм барын да?!
Бәхетем, мин сине сагынам!
Яратып яшимен җиремдә,
Шатланып канатым кагынам...
Венира Салахова
Казан
07.01.2017