Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән сез авыл хуҗалыгы үсеше өчен уңай шартлар тудырасыз.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз һәм сезгә сокланабыз.
Бәйрәм көнендә тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре телибез.