Предыдущая публикация
"
Соңгы вакыт мин үземне шулай тоям.
Халәтемә туры килгән җырлар тыңлап,
Ирексездән тыелгысыз яшьләр коям.
Кирәксездән аянычта калуларның
Гомер өчен әллә берәр хикмәте бар?
Җылытырга салкын караш тойган җанны
Бер дәвасын, бер шифасын табасы бар...
Әллә инде бераз гына арыганмын,
Каршы торып тәкъдирләрнең сынавына?
Күңел барлый бу дөньяның аклыкларын,
Өмет итеп рухи көчнең сынмавына...
Үз-үземә эндәшәмен: "Сынма гына!
Бу бит сиңа - чираттагы сынау гына!
Ни уйларлар синең газиз якыннарың?
Саклап калчы йөрәгеңнең ялкыннарын?"
Исән булсын балаларым, оныкларым,
Исән булсын дусларым һәм якыннарым.
Көчләр табыйм. Бераз гына арыганмын...
Алар белән киләчәккә, ары барыйм.
Гөлсәрвәр
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4