Өндә йөри... керә төшемә...
Мин үземне әйтмим...
Сездән сорыйм:
Бәхетлеме сез соң, кешеләр?
Бәхетлеме соң сез...
Бармы сезне
Көн дә өзелеп көтеп алучы...
Хис-назларын түкми-чәчми генә
Бары сезгә ачып салучы!?...
Бәхетлеме соң сез?!..
Наздан исереп..
Таңга каршы барган чак бармы?!..
Уйлыйсызмы киләчәгегезне...
Хыял белән торган чакларны?!..
Бу тормышның авырлыкларында
Югалмадыгызмы берегез?!..
Хәлегезне аңлыйм...
Җаным иркен...
Күңелемә әйдә керегез...
Сөйләшер сүз уртак...
Сез кичкәннең
Мин дә кичкән инде байтагын...
Һәм шуларны шигырь итәм дә мин
Сезгә бирәм... сезгә кайтарып...
Тынгы бирми шул уй йөри миндә...
Уй уйлаудан җаным суырылган:
Кешеләрне кеше итә торган
Гади генә бәхет турында...
Җанга кереп бер уй йөри миндә...
Өндә йөри... керә төшемә...
Мин үземне әйтмим...
Сездән сорыйм:
Бәхетлеме сез соң кешеләр?
Гөлнур Галимова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев