Предыдущая публикация
Аллага шөкер, диям.
Шөкер дими, нәрсә диим,
Мин бит тормышны сөям.
Иртән торып күзем ачкач,
Ходаема шөкер, дим.
Зур гаиләм бар янәшәмдә,
Бик бәхетле кеше мин.
Кояш баеп, кичләр җитсә,
Тыныч көннәрем өчен,
Ходаема рәхмәт әйтәм,
Биргәнгә яшәү көчен.
Аллага шөкер бит әле,
Зарланырга юк сәбәп.
Имин, тыныч тормыш өчен,
Раббым сиңа мең рәхмәт!
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2