Предыдущая публикация
Зәңгәр томаннарда югалды...
Ак болытлар булып, узган гомер
Чәчләремә минем чорналды...
Искән җилдәй оча җитез вакыт
Үтә күренмәле канатта.
Яңа алды кебек канатына...
Ә офыклар инде еракта...
Яшьлек белән бүгенге көнемне
Бәйләп торган җептәй ул ара.
Чорный-чорный гомер йомгакларын,
Бер сапламлык җептәй кыскара...
Чиксез сыман иде гомерләрем
Алсу яшьлек таңы атканда.
Тик бер көнлек икән кыска гомер...
Аңлый күңел кояш батканда...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1