Фильтр
Все темы
Тюрюш!
добавлена вчера в 07:49

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Кадерле авылдашлар!
Сезне чын йөрәктән иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәбез!
Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә. Авылыбызның барлык гаиләләренә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм мәхәббәт телибез. Гаиләләрегезне саклагыз һәм бәхетле булыгыз!
  • Класс!42
Тюрюш!
добавлена 1 июля в 22:54

1 июль – Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне

Бу Россия өчен көрәшкән, сугышларда һәм кораллы конфликтларда Ватанны саклау өчен үз бурычларын үтәүче барлык кешеләрне искә алу көне.
Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим.
  • Класс!41
Тюрюш!
добавлена 29 июня в 22:01

29 июнь -Яшьләр көне

Яшьлек – һәр кеше тормышының иң нәүмиз чоры, энтузиазмның, энергиянең, хыял, планнарның, яңа башлангычларның ургып торган мәле.
Бөтен җиргә җитешәсе, иң биек үрләрне яулыйсы килгән чаклар. Нәкъ менә шушы чорында кеше үзенең алдагы тормышын, төп максатларын билгели дә.
Авылыбыз яшьләрен Яшьләр көне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә хыялларыгызның тормышка ашуын, һәрчак заманча стильдә, күтәренке кәефтә булуыгызны, якыннарыгызны уңышларыгыз белән сөендереп торуыгызны телибез! Барлык башлангычларыгызда уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет, үз-үзеңә ышаныч, тугрылыклы дусларыгыз, уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!
  • Класс!50
Тюрюш!
добавлена 29 июня в 21:56
  • Класс!21
Тюрюш!
добавлена 23 июня в 12:19
  • Класс!76
Тюрюш!
добавлена 22 июня в 09:58

22 июнь -Хәтер һәм кайгы көне

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан.
  • Класс!17
Тюрюш!
добавлена 18 июня в 07:50
  • Класс!40
Тюрюш!
добавлена 17 июня в 11:52

Шөнкәй бәйрәме

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы буалары, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган авылга мәхәббәт хисе уята.
Буген шундый матур, соклангыч урыннарның берсендә-Чишмә буенда бик матур бәйрәм утә. Шөнкәй урамы бәйрәме! Кунаклар да шушы урамда яшәүчеләр иде. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, абыйлар һәм апалар, яшьләр һәм балалар – барысы да бәйрәм итәргә җыелды. Авылдагылары гына түгел, читтәгеләре дә кырык эшләрен кырык якка ташлап, туган авылга кайтканнар.
Концертта авыл үзешчәннәре дә, күрше
  • Класс!53
Тюрюш!
добавлена 16 июня в 12:27
  • Класс!49
Тюрюш!
добавлена 16 июня в 11:14

Түреш мәчетендә Корбан бәйрәме

16 нчы июнь көнне безнең авыл халкы Корбан гаете намазына мәчеткә җыелыштылар. Азан әйтеп, авыл мәчете мулласы Мустаев Рүфәт Салихян улы якташларын бәйрәм белән котлады,вәгәзләр укыды, Корбан бәйрәменең тарихын сөйләде. Аннары җәмәгать белән бәйрәм намазын укыдылар. Түрешлеләр дини бәйрәмнәрне күмәкләшеп, ярдәмләшеп ел саен мәчеттә үткәрәләр. Авыл хатын-кызлары бәйрәм табынын милли камыр ризыклары белән матур итеп бизәделәр,Рәүф Халимов кызы Энҗе белән пылау пешерделәр.
Өстәлләр артында олысы, кечесе җыелдылар. Өлкәннәр аралаштылар, үткәннәрне искә алдылар.Авылыбызның имам- хатибы Гареев Лотфрахман Муллагали улы авылдашларны бәйрәм белән котлады. Корбан гаете
  • Класс!53
Тюрюш!
добавлена 16 июня в 08:03

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белэн котлыйбыз!
Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете. Корбан гаете, Ислам динендә яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне чагылдыра.
Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыгызны кабул кылсын.
Сезгә һәм сезнең газизләрегезгә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете. Ил-көннәребез тыныч булсын, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
  • Класс!23
Тюрюш!
добавлена 15 июня в 13:16
  • Класс!57
Тюрюш!
добавлена 13 июня в 20:41
  • Класс!28
Тюрюш!
добавлена 13 июня в 10:23
  • Класс!5
Тюрюш!
добавлена 12 июня в 15:27
  • Класс!12
Тюрюш!
добавлена 12 июня в 12:19
  • Класс!7
Тюрюш!
добавлена 12 июня в 07:36

12 июнь

Хөрмәтле авылдашлар! Барыгызны да иле­­безнең төп дәүләт бәй­рәме – Россия көне белән ихластан котлыйбыз! Рос­сия – миллионлаган кеше­ләрне берләштерүче зур, күпмилләтле бәйсез дәү­ләт. Без туган җиребез белән горурланабыз, белемебез, хезмәтебез белән илне ях­шы­рак, баерак, матуррак итәргә омтылабыз. Бу бәй­рәм көнендә  һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, уңыш­лар телибез! Әлеге бәйрәм һәркемдә  Россия өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен, авыл халкының энергиясе, тырышлыгы, иҗа­ди һәм интеллектуаль потенциалы туган ягыбызның, илебезнең тагын да үсүенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен.
  • Класс!11
Тюрюш!
добавлена 11 июня в 15:50
  • Класс!27
Тюрюш!
добавлена 9 июня в 14:43
00:32
Шөнкәйләр
1 110 просмотров
  • Класс!18
Тюрюш!
добавлена 8 июня в 16:33
  • Класс!20
Показать ещё