Предыдущая публикация
Сабантуйдан соң. Хикәя (3)
– Их, – дим мин, – малкай, күрсəт үзеңне. Җирдəн көч алып күктə канат ныгыткан лачын бит син. Бирешмə “зəңгəр кан”га. Буыннарыңда айлы төннəрнең үлəн суты, борыныңда, үпкəлəреңдə иркен кырларның ягымлы җиллəре исе, ялтлап торган тиреңдə тозлы туфрак шифасы, ялларыңда иртəнге чык дəвасы, син җиңəргə тиеш, – дип, дога укыган кебек такмаклыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев