Аллаһка дога кылганда кабул булсын өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:
1 — Ихласлык;
2 — Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү.
3 — Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау.
4 — Күңел вә йөрәк белән бирелү.
5 — Шатлыкта да кайгыда да дога белән ялвару.
6 — Догада Аллһтан башкага ялвармау.
7 — Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау.
8 — Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару.
9 — Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук Аллаһның рәхмәтен танып Аңа шөкер кылу.
10 — Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау.
11 — Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү.
12 — Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү.
13 — Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү.
14 — Кыйблага таба юнәлү.
15 — Дога кылганда кулларны күтәрү.
16 — Таһарәтле булу.
17 — Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу.
18 — Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау.
19 — Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау.
20 — Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу.
21 — Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.
Гомумән алганда, мөселман һәрвакытта да Аллаһка дога белән ялварырга тиеш, чөнки Аллаһ тәгалә әйтте: «Әгәр колларым синнән Минем турында сорасалар, хакыйкатьтә, Мин якын. Дога кылучы Миңа дога белән мөрәҗәгать итсә, Мин мөрәҗәгатенә җавап бирәмен».
Фотода Стәрлебаш авылы мәчете.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6