Яшел җәйнең нигъмәтләре белән
Сыйлап безне китеп барышы.
Яфрак йөзләрендә тимгел таплар –
Көз төсмере инде кагылды.
Күп тә үтмәс, күчмә кошлар китәр,
Көн күзеннән сирпи моңсулык.
Таң чыклары җиргә коелганда,
Ап-ак томан тоташ уйсулык.
Көз дә түгел әле, инде җәй дә...
Әллә нинди моңсу бер ара.
Үтеп барган җәйдәй гомерне дә
Туктатырдай юк ул бер чара.
Китүләрнең килүләре була –
Җәй ул килер, килә әйләнеп.
Ятар әле татлы сые булып,
Урман җиләкләре бәйләнеп.
Җәйләр сыман китеп барырбыз да...
Юк, килербез без дә әйләнеп.
Моң булыпмы,
нурмы?..
Өзелми ул
Мәңгелекнең гомер сәйләне!
Өзелмии!
***
Яшел җәем, саубуллашкан чакта
Рәхмәтемне әйтеп калыймчы.
Җете бизәкләрең, исләреңне
Күңел сандыгыма салдымчы.
Уяттылар сайрап таң кошларың,
Йомшак җилләр чәчтән сыйпады.
Исреп хуш исенә чәчәкләрнең,
Сәхрәләрең ничә буйладым.
Кояш нурларында иркәләндем,
Җир сулышын тоеп кинәндем.
Җиләк җыйган чакта аланыңда
Йөрәк җырларымны көйләдем.
Синең кочагыңда ваклыклардан
Өстен булып кына яшәдем.
Тешне камаштырган чишмә суың
Эчеп, валлаһи дим, яшәрдем.
Әбекәем сыман бигерәкләр
Булдың да соң, җәем, мул куллы.
Яшел моңнарыңны уйнап торды
Урман оркестры мең кыллы.
Нарат урманнарың саф һавасы,
Рәхәтлеге белән сыйлады.
Каеннарым-ахирәтләр белән
Серем уртаклашып туймадым.
Һәр үләнең, яфрак-тамырларың
Сырхауларга булды мең шифа.
Табиб та син, җандаш, моңдаш да син –
Гомер буе гашыйк мин сиңа.
Басуларың алтын тук башаклы,
Зәңгәр кыңгыраудай күкләрең.
Игелекҗан җәем, рәхмәтемне
Шигырь итеп яздым, түзмәдем.
***
Кышларда да сые өстәлемдә,
Мәтрүшкәле, баллы чәйләре.
Алыштыраммы соң башка җәйгә
Туган җиркәемнең җәйләрен.
Газиз җиркәемнең җәйләрен.
Зәйфә Салихова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1