Чүплек. Повесть (15)
Бөтен күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләгән хатын үзен чистарынган, әллә нинди авыр йөктән арынган кебек хис итте. Берчә оялган, берчә кызарган, берчә өзгәләнгән Фәридәне күзәткән карчык:
– Булган – беткән, оныт. Үзеңне җәберләгән бөтен кешеләрне кичер. Гафу итеп, күңелеңнән алып ташларга тырыш аларны. Нәфрәтең белән үзеңә бәйләп тотма. Киләчәгеңә атлыйм дисәң, үзеңнең тормышыңа бәхет дигән бөек хисне, халәтне кертәм дисәң, күңелеңдә урын бушат саубуллаш сине кыерсыткан мескен бәндәләр белән. Җибәр аларны, кызым! Шунда тормышыңа яхшы, изгелекле кешеләр килеп керер, – дип сөйләп аптыратты Фәридәне.
– Ничек җибәрим, ничек онытыйм соң? Искә төшсә, үзәгем буйлап кайнап менгән нәфрәт утын кая илтим? https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2024-06-26/g-l-mir-adi-ch-plek-povest-15-3821867?utm_source=odnoklassniki&utm_medium=social&utm_campaign=54255040331778
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12