Предыдущая публикация
Чүплек. Повесть (8)
Үзе дә бердәнбер баласын соң гына тапканлыктан, Сания Галимовна да артык ашыкмады. Бары тик илле бишкә җитеп, пенсиягә китәр көннәре якынлашкач кына уйга чумды. Өенә кунарга гына кайтып, бөтен гомерен үз ирке белән ялгыз бүре булып уздырган хатын көннәр буе бер фатир эчендә кем беләндер бергә яшәрен күз алдына да китерә алмый иде, хәтта ул кеше кызы булса да. Өстәвенә, эштән киткәч, кулыңда банк булмагач, юньле-рәтле кияү табам да димә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11