Чакмагыш районы Рапат авылы — заманыбызның бөек җырчысы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илфак Смаковның туган авылы. Аның исемен йөрткән мәдәният йортында җырчының тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган музей бар. Бу минем күп еллар буе эшләнгән иҗат җимешем. Башкортстанның атказанган, халык артисты исемнәренә лаек булган җырчы Асия Смакова Рапатта еш була.Кадерле тормыш иптәшенең каберенә чәчәкләр сала, музейга керә.
Алар икесе дә безгә бик кадерле кешеләр: авылыбыз даны, горурлыгы.
Асия — минем бик якын дустым.
Безнең кунакчыл йортыбызда ул затлы кунак.
ИЛФАК, АСИЯ ДУЭТЫ
(Рәсимә Ильясова)
Басып торасыз сәхнәдә
Мәһабәт бер сын булып,
Сөюгә мәдхия җырлап,
Кабатланмас моң булып.
Сездә таулар горурлыгы,
Аккошлар тугрылыгы.
Җыеп алып чыктыгызмы
Сайрар кошларның моңын?
Әллә отып алдыгызмы
Пар каенның моңкаен?
Буй-сыныгызга карасам,
Әйтерсең, сез пар каен.
Сокланды сезгә бар халык:
Әллә күзләр тидеме?
Ә җырыгыз мәхәббәтнең
Саф өлгесе идеме?
Сизгер күңелләр тойгандыр
Пар йөрәкләр типкәнен.
Их, кайтарып булса икән
Мизгелләрнең үткәнен!
Пар каеннар очратканда
Сезне күргәндәй булам.
"Мәхәббәт яңадан туа,
Күңелгә нур тула."
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 36