Предыдущая публикация
Чакыргандай өйнең хуҗасын.
«Чык та чык!» — дип, күпме какмасын,
Алар белми хуҗа чыкмасын.
Җилләр белми беркем чыкмасын.
Җил тузгыткан йортның оясын
Кайгыртучы юктыр, күрәсең.
Исән микән бу йорт иясе?..
Ятимлегенә йорт күнеккән.
Тик нилектән һәрбер тишектән,
Каерылып яткан ишектән
Һәм капкадан карый үрелеп?..
Мең күз белән күзли ян-ягын:
Көтә кебек һаман хуҗасын.
Бер киткәннең кабат кайтмасын
Аңламыймы, йорткай, зар-җаның?
...Тере ятим безнең авыллар...
Ил-төбәккә сибелгән алар.
Сынаудырмы?..
Тоташ давыллар
Ил агачын чөйгән тамырдан.
Күккә баккан тирән тамырлар...
Лилия Сәгыйдуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев