Предыдущая публикация
Белем биргән мәктәп,
Җырлыйм әле мактап.
Сагыналар сине күпләр,
Өлгесең бөтен яклап.
Хәтеремдә берни белми
Кергәнем ишек атлап.
Илле ел гомер үтте
Тупса-бусагаңны таптап.
Барыбызны сыйдырып,
Кеше иттең зурлап хаклап.
Акыл өйрәттең метекләп,
Кирәк булганда такмаклап.
Әллә кайдан күренеп,
Утырасың авылны аклап.
Җыеп кочагыңа безне,
Тордың анадай яклап.
Чыгардың һәркайсыбызны,
Балаларың күреп аклап.
Яшибез синең турыңда
Гүзәл хәтирәләр саклап.
Сания Шәрипова, Бүздәк, Уран авылы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев