🎹 Хәйдәр Бигичев Горький хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе – комбайнчы, әнисе – колхозчы.
🎹 Мәктәпне тәмамлап, армиядә өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәүдә бер ел заводта эшли.
🎹 Хәйдәр Казанга консерваториягә укырга керергә килгәндә студентларны кабул итү туктатылган була. Ректор Нәҗиб Җиһанов аны шәхсән үзе тыңлый, аңа Хәйдәрнең тавышы ошый һәм ул, Мәскәү белән сөйләшеп, аңа урын таба.
🎹 «Кайчан гына очрашырбыз» дигән җыры сабый чагында мәрхүм булган кызлары Айсылуга һәм уллары Исмәгыйльгә багышланган.
🎹 Хәйдәр Бигичев «Отелло» спектаклендә уйнаган кичне 2–3 килограммга ябыга торган булган.
🎹 50 яшьлек юбилеена кадәр вафат була.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6