Күктән җиргә сузылган 60-70 см киңлектәге бу юлдан ниндидер бер тагаракка охшаган, утлары аллы-гөлле балкып торган бер бер нәрсә төшеп килә, кешеләре дә бар. “Бу ни булыр? Күк капусы ачылдымы әллә?” - дип уйларга да өлгермәдем, “тагарак” өй түбәсенә төшеп утырды. Бөтен тирә-як көндезге шикелле яп-якты булды. Каршыма ак яулыклы, ак алъяпкычлы өч татар хатыны килеп басты. Шундый матурлар - йөзләреннән нур чәчелә. Авызларын ачып, телләрен кыймылдатып сөйләшмәсәләр дә, алар әйтәсе фикерләрен башыма уеп керттеләр. Мине үзләре белән алып китәргә килгәннәр икән. “Юк, - дидем мин, - беркая да бармыйм. Аяксыз бабаем да бар бит әле. Өч улымның әтисен картлык көнендә ничек калдырыйм?!” - дим.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/isar-tamgasy-tagyp-yckyngan-diiulare-da-bar
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10