– Бер кеше авыру әнисен үзенең аркасына куеп, аны хаҗ кылырга алып барган. Кәгъбәтулла тирәли әйләнгән вакытта Абдулла бин Гомәрне күрә дә, аңа: “Әни каршында булган бурычларымны үтәгәнмендер инде мин?” – дип сорый. Абдулла бин Гомәр аңа, әниең сине дөньяга китергәндә тулгак вакытында булган бер генә авырту мизгелен дә түләп бетерә алмыйсың, ди. Без гомер буе әниләрне кадер-хөрмәттә яшәтергә һәм аның рәнҗешеннән сакланырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: “Әти-әнисенең баласына теләгән догасы һичшиксез кабул була”, – ди. Шул исәптән рәнҗеше дә. Әниеңә карата хөрмәтсезлек күрсәтсәң, аның их дип әйтеп куюы гына да тормышыңны чәлпәрәмә китерергә мөмкин.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/nilr-aldyndagy-burychlarny-berr-nichek-tlp-beter-alabyzmy
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3