Балалар кешедә, икәү генә, көне буе эшләп, кич җиткәндә, җеп өзәргә рәте калмаган "егет белән кыз", җылырак урын эзләп, тегендә кунып карыйбыз, монда кунып карыйбыз. Яшәрсең шалашта, мәхәббәт җылыта дип кенә шундый салкында. Шалашта түгел гараждагы машина эчендә дә эзләп таба сине салкын. Үзебез катлы- катлы киенгән, катлы-катлы юрганнар белән ябынып, бер-беребезне юата- юата, икенче көнгә һава торышының яхшырганын тели-тели, арыганлык үзенекен итә, салкын булса да йоклата. Ә һава торышы үзгәрмәде, май беткәнче шундый булды, үзәккә үтте. Май ае, уку елы бетмәгән, без бит әле эшкә дә йөрибез. Хәзер уйласам да, акылыма сыймый.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/krasivaia-molodaia-no-zal-u-tebia-porca-u-tebia-vse-ploxo
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев