Кирәк булачак: 1 кг кура җиләге, 1,5 кг шикәр комы.
Кура җиләгенә шикәрнең 2/3 сен салып, төн буе тотарга. Ул арада җиләк сок бүлеп чыгара. Иртән согын башка кәстрүлгә агызырга һәм кайнатырга куярга. Калган шикәр комын өстәп, кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Күбекләнми башлагач, плитәне сүндерергә. Ширбәт бераз суынгач, кура җиләген салып, сүрән утта 5-7 минут кайнатырга.
Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.
Бу кайнатмада җиләк изелми, витаминнары саклана.Кура җиләге кайнатмасы салкын тигәннән файдалы, температураны төшерә, чөнки кура җиләгендә табигый ацетилсалицил кислотасы бар. Температураны төшерү өчен көнгә өч тапкыр 1-2 аш кашыгы кура җиләге кайнатмасы кабалар.
#киңәш#рецепт#ашсу
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев