Предыдущая публикация
Тормыш шулкадәр көнкүрешкә әйләнде, без аның белән күршеләр кебек. Кыскасы, безнең гаилә тормышы күңелсез һәм моңсу. Романтик кичәләр оештырып карадым, театрга барыйк дидем, паркта йөреп кайтыйк дип тә әйттем – аңа кызык түгел, мең дә бер сәбәп таба.
Инде хәзер мәхәббәт белән шөгыльләнүебез дә ике атнага бер генә калды. Ә минем яратасым, яратыласым килә.
Эштәге бер ир-ат күз ата башлады миңа. Шундый матур “комплиментлар” ясый, башларым әйләнеп китә! Аңа өмет бирмим, билгеле. Кияүдә бит мин! Аңа хыянәт итәргә дә, аерылышырга да җыенмыйм. Ләкин аздан да күңелем була, соңгы арада канатланып, очып йөрим.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10
– Килеп йөрмә монда. Сиңа миннән башка да бик яхшы. Ә мин симез, ишеккә сыймый торган хатын. Үзеңә икенче бер зифа хатын тап. Миңа да синсез бик рәхәт, – дип, борын төбендә шартлатып ишеген ябып куйды. Ишекне генә япмады ул, гүя тормыш романының иң күңелсез өлеше язылган битен япты.