Предыдущая публикация
Бүген син дә
Шөкер, итеп уяндыңмы?
Күзләреңне иркәләгән
Ал кояшка куандыңмы?
Саулыгыңа сөендеңме,
Аллаһыма шөкер, диеп?
Чәй янына ашыктыңмы,
Өскә җайлы кием киеп?
Яңа көнгә максатларны
Барлый-барлый тукландыңмы?
Тәрәзәгә күзең ташлап
Табигатькә сокландыңмы?
Йөрәгеңдә көч- дәрт тоеп
Кузгалдыңмы, әмин, диеп?
Син бәхетле, бу тормышны
Яши белсәң шулай сөеп!
(Гөлара Шәрипова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2