Предыдущая публикация
Йокысыз төн! Кайнар хисләр!
Серле караш! Сихри күзләр!
Куллар кулда! Күзләр күздә!
Тәүге үбү! Назлы сүзләр!
Таң каршылау, иңнәр иңдә,
Уй-хыяллар - гомерлеккә
Икәү бергә! Икәү бергә!
Бу дөньяда - мәңгелеккә!
Тәүге сөю, тәүге хисләр,
Кача-поса күрешүләр!
Юктан гына кызык табып,
Икәүләшеп көлешүләр.
Мәхәббәттән исерүләр!
Бар да истә, хәтеремдә,
Бүгенгедәй күз алдымда.
Онытылмый саф мәхәббәт,
Үткән гомер агымында.
... Инде менә ничә еллар
Сөеп карыйм күзләреңә!
Иреннәрем кабатлыйлар:
Мәңге бергә! Мәңге бергә!
РӘЗИФ ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ.
19.03.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев