Төшкә кердең бүген, җанкисәгем,
Сагынганны әллә сиздеңме?
Кочагыңа алып карап тордың,
Күзләремә төбәп күзеңне.
Үзең һаман шулай шаян сүзле
Һәм карыйсың миңа елмаеп.
Ә чәчләрең керпенеке кебек,
Элеккечә тора тырпаеп.
Кочагыңа кереп сыендым да,
Башларымны куйдым иңеңә.
... Шундый рәхәт булган икән элек
Тормыш көтүләре икеңә.
... Уянгач та әле, ышанмыйча,
Синең кулларыңны эзләдем.
...Кая гына барып төртелсәм дә,
Бөтен җирдә синең эзләрең.
Мин ышанам, тиздән очрашырбыз,
Мәңгелеккә син бит китмәдең.
Киткән чакта - Мин кайтырмын! - дидең:
Һәрвакытта вәгъдәң үтәдең!
... Син кайт кына, ә мин, каршы алып,
Күзләреңнән синең үбәрмен.
Син кайт кына исән-имин килеш,
Мин сагынып сине көтәрмен.
РӘЗИФ ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ.
23.12.2023.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев