Предыдущая публикация
Гомер юлларыннан узганнар,
Хәтсез сукмакларга таралышып,
Тормыш җилләрендә тузганнар.
Без башкалар, сүрәтләрдә түгел,
Узган, чәчкә сыман яшьлектән,
Елмаюлар җыерчыклар салган,
Хәсрәтләрен җанга яшергән.
Без башкалар инде, үзгәргәннәр,
Үткәннәре булсын бик тансык
Үпкән - сөйгән, балкый еракларда,
Күңел генә, һаман шыр ачык.
Без башкалар, өмет һаман алдый:
-Алда кичләр, шашып үпмәгән..
Ә бит шундый алданасы килә,
-Үтмәгән!- дип, бер ни үтмәгән..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3