Предыдущая публикация
Әйткән идең бер чак:
-Синең белән бары янырмын!
Язларымда сине..Бәхет, назлар..
Уйламадың язлар бары мизгел,
Көзләреңә бәхет калырмы?
Тормыш сиңа гел дә бәйрәм иде,
Ак чәчкәле төнге юкәләр.
Утлар яна..Күңел балкышында..
Татлы тормыш. Юкә балы сыман.
Ә мизгелләр, бәхет сүттеләр.
Югалдылар..Алдан сүзләр очып,
Назлар калды, бары төш булып.
Утлар сүнде ..Күңел балкышлары.
Юкә күптән, чәчәләрен койды,
Әрем тәме сеңде, көз тулып..
Син хыялый. Әйткән идең бер чак:
-Мин бәхетле..! Карап күзләргә
Сары яфрак оча юкәләрдән..
Калсаң да тик җанда сөю булып,
Ышанмыймын инде сүзләргә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев