Ә кем белә аны..
Бер яктылык, ерак еракта.
Чиксез рәхәт, көтелмәгән михнәт,
Сулкылдаган каның, йөрәктә.
Кара төндә балкыш, йолдыз сыман,
Шул йолдызга юллар, чиге юк,
Кеше язган тарих, китап битләренә,
Көмеш сулы кое, төбе юк.
Кадерләгән җанда һәрбер мизел,
Язмыш, каргыш, Шайтан уены,
Җирнең әйләнеше зур күчәрдә?
Сөйгәнеңнең кайнар куены?
Яңа туган бала, тәүге авазында,
Якты сәләм салган дөньяга.
Киң болында чикерткәләр җыры,
Чәчкә, күбәләкләр уйнаган.
Суы бетмәс елга..Олы диңгез..
Төрле елгалардан җыелган..
Бәхет тойган көнең, кулың сузып,
Кояш нурларында коенган.
Бер сулышың, инә очы җанга,
Күңелеңне кайгы кысканда,
Канатланган барлык хис тойгылар,
Җаның рәхәт табып очканда..
Матур бер көй.Бәлки гел дә тынлык
Кычкырамын..Юк, юк дәшмимен..
Белми җавап..Нәрсә соң ул тормыш,
Барсы белән бергә яшимен..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев