Кайгы-хәсрәт башларыңа төшсә,
Түгелеп акса узып чамадан,
Ничек көч табырга дөньяларда,
Яшәп китер өчен яңадан?
Сабыр булып түз диләр дә бит ул,
Серен аның кемнәр соң белә?
Сагыш диңгезләре бигрәк тирән,
Көннән-көнгә йөрәкне телә.
Җиңел түгел авырлык күтәрү,
Кемнәр сына,кемнәр сыгыла.
Кемдер торып баса көчен табып,
Ә кемнәрдер шулчак егыла.
Кемнәр хәлен кемнәр генә белә,
Кемнәр аңлар икән хәлемне?
Кыен-авыр дию генә аздыр,
Мең ук тишә җаным-тәнемне.
Дога кылам сиңа атап көн дә,
Изге рухың күңел күгемдә.
Мәңгелеккә синең белән бергә,
Син тересең безгә бүген дә.
*************************
Мәрхәмәтле бул Ходаем,
Ташлама безне Аллаһ!
Җиңеллек бир авыр чакта,
Лә иләһә илләллаһ!
Фирдат Валеев. Чулпан.
08.07.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев