Кайгы-хәсрәт башларыңа төшсә,
Түгелеп акса узып чамадан,
Ничек көч табырга дөньяларда,
Яшәп китер өчен яңадан?
Сабыр булып түз диләр дә бит ул,
Серен аның кемнәр соң белә?
Сагыш диңгезләре бигрәк тирән,
Көннән-көнгә йөрәкне телә.
Җиңел түгел авырлык күтәрү,
Кемнәр сына,кемнәр сыгыла.
Кемдер торып баса көчен табып,
Ә кемнәрдер шулчак егыла.
Кемнәр хәлен кемнәр генә белә,
Кемнәр аңлар икән хәлемне?
Кыен-авыр дию генә аздыр,
Мең ук тишә җаным-тәнемне.
Дога кылам сиңа атап көн дә,
Изге рухың күңел күгемдә.
Мәңгелеккә синең белән бергә,
Син тересең безгә бүген дә.
*************************
Мәрхәмәтле бул Ходаем,
Ташлама безне Аллаһ!
Җиңеллек бир авыр чакта,
Лә иләһә илләллаһ!
Фирдат Валеев. Чулпан.
08.07.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 43
Кунелен белэн эзер булсанда
Киткэннэре кире кайтмыйлар шул
Куз яшьлэрен белэн юсанда
Раббым бирсен инде сабырлыклар!
Бу доньяда башка юк чара.
Ике кызын , кияу хэм оныклар
Эрнегэн йорэккэ чын дэва.
Онытылмас инде сойгэн кешен
Гомер иткэн йорэк сердэшен,
Булмаса да хэзер яннарында
Тошллэренэ кереп юатыр!!!
Аллахы тэгалэ сезгэ куркэм сабырлык бирсен
Йолкып ала язмыш куллардан.
Нурлы йөзе күз алдында тора,
Үзе китми мәңге уйлардан...
Авыр кайгыгызны уртаклашабыз.