Аюпов Фәрит Мутталяб.
Бисмилләhи дип башладым.
Бәетемнең башларын.
Апам үлде май аенда.
Ноябрьдә бабаем.
Бабам белән гомер иттек.
Матур тормышлар үттек.
Ноябрьненң башы белән.
Икеү больницка киттек.
Бабакаем терелер диеп.
Больницага без куйдык.
4-көн эчендә үләр диеп.
Без бердә уйламадык.
Бабам киткәч 4-сәгаттән
Мин дә эләктем больницага
Ә бабамны шул арада
Куйдылар реанимацииияга
Реанимацияда бабам
4-көн барысы ятты.
Миңа врач йөзеген-бабаемның биргәч
Аерылышу-шулай булды.
Үзем-елыйм, үзем-сорыйм
Бер Алламда өметем
Бабам инде шул арада
Эверелгән мәеткә.
Бабам калды больницта дип
Мине өйгә алдылар.
Инде 3-де-7дә үткән диеп
Миңа хәбәр салдылар.
Эх, бабаем синең белән
Матур тормышлар үттек.
Мәдинәңекең, Ислямныңда
Никяхына килербез дип
Зур-зур өметләр көттек.
Үтте инде, үтте-гомер.
Без бәхетлепар идек.
4-тапкыр хаҗларга барып
Тавафлар кылган идек
Бер көндә юк, бер төндә юк
Сине искә алмыйча
Яшәгез! Дуслар яшәгез!
Сез бер дә аерылмыйча
Балаларың оныкларың
Дога кыла барсында.
И, Раббым нәсип итсен
Күрешергә оәҗмыхта.
Балаңнын өенә баргач
Керми идең бүләксез.
Кулларында иде тәсбих.
Китми идең теләксез
Синең бабам теләгең иде
Атна кичне үләргә.
Ә, җомга көнҗөмага тике.
Квберенә керергә
язды хатыны
Амин.
Рауза Аюпова.
16.04.2022 ел.
Самара шәhәре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев