Һәрберең анда китәдер
Киткәнне шул беләбез.
Китәбездә гүргә кергәч
Нинди җавап бирәбез?
Җир өстендәге сорауларга
Анда монда чабабыз.
Кем белән булган хәлләрне
Ни булсада чишәбез.
Әллә нинди китте дөнья?
Биктә үзгәрде инде,
Дөнья гына үзгәрмәде
Кешеләрдә үзгәрде.
Туганнарда инде үзгә
Әмән шул ук нәселдән.
Бер-берсен күрсә алмыйлар,
Аралары йөзелгән.
Бу өч көнлек дөньядада
Нидер һаман җитешми
Берсе бай, берсе ярлы дип,
Алар бер дә килешми.
Бер көн чыгып китәбезде
Барлык байлыклар кала,
Кесяң буш, ап-ак күлмәгең
Анда соң нәрсә бара?
Барысында бу дөньяда
Сатып алырга була
Тик саулык гомер сатылмый
Тынычлык бир бер Аллам.
Әй, әйтәсеңдер ялгыз калгач гомерне,
Тоймадым да туймадым, якыннарның киткәнен
Алар инде мәңгелеккә
Ахирәткә күчкәнен.
Җитешми шул җитешми
Якыннар яннан киткәч,
Нәкь шулай булды дип?
Бер Алладан шулай язган
Аның вакыты җиткәч.
Бик тә ярсу, бик тә моңсу,
Туганнарны югалткач.
Йөрәкләрең әрни яна
Яннарыңда булмагач.
Әй туганнар ятыгыз сез
Кабердә тыныч кына.
Ә без монда дога кылабыз
Кабуллыгың бир Аллам.
Әмин.
Аюпова Рауза
18.10.2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 31