Бабама 1ел булды
Бик тә күңелем тулды
Килми торган җиргә китте
Бик күп сүзләрем калды.
Беребез алда, беребез соңла
Барабыз шуны үтәбез.
Байлык кала, кала балаң
Буш кул белән китәбез.
Шул байлыкларны адәмнәр
Гомер буе җыясың.
Ул байлык безгә кирәкми
Булсын иман байлыгың.
Балаларың елап кала
Елан кала хатының.
Сиңа бер кемдә кирәкми
Тулы булсын иманың.
Төшкәдә бик кирмисең шул
Оныттың инде безне.
Без бик авыр каршыладык
Синсез үткән бу көзне.
Сине бик тә хәтерләтә
Йорттагы һер-бер әйбер.
Улсы кирәк, бусы кирәк,
Ә синең йортың кабер.
Бик матур тордык без бабай
Синең белән тормышны
Дога кылып, тәсбих тартып
Мәҗлесләр уздырыштык
Дуслар туганнар-да безгә
Барсында җыела иде
Балаларың, оныкларың
Тыңлап тумыйлар иде.
Рәхмәт бабам! Яхшы идең.
Сине ярата идек.
Өебездә-Азан эйтеп
Этажларны яңрата идең.
Азан-каумәт арасы кебек
Адәмнәрнең гомерләре.
Ул гомерләрнең дусларым
Белегез кадерләрен.
Бер ходаемнан сорыймын
Догаларымны кабул кыл.
Үз-үземә дә әйтәем,
Сына күрмә сабыр бул.
Амин
Аюпова Рауза
12.11.22
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18