Предыдущая публикация
Камыры бик тә ошады.Шул ук камыр белән өчпочмак та пешердем, беркөн.Рецептын онытканчы монда язып калдырыйм әле.Камыры миңа ошады, юка итеп җәйсәң дә тишелми, кетердәп тора камыры.
Камыр өчен:
1 стакан җылы су (0.250 мл)
180-200 гр көнбаныш мае(подсолн.масло)
1 йомырка
1-2 аш кашыгы майонез
ярты чәй калагы тоз
Он.
Суга май, тоз, йомырка, майонез салып болгатып, он салып камыр басабыз.Камырны пакетка салып суыткычка куябыз, эчлеген әзерләгәнче.Эчлеген барыгыз да беләсез инде, ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч.
Фотода бәрәңге тәкәләре дә бар)), өчпочмакның киселешен төшерергә онытканмын.
Айзилә Рахматуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев