Предыдущая публикация
Күңел күген каплый алмас болыт,
Кояш сипсә җылы нурларын.
Балкып яшәр өчен кирәк өмет,
Кирәк тагын сездәй дусларым.
Чын күңелдән теләк ишетсәң,
Җаннарыңа дәва табарсың.
Нурга күмеп бөтен җиһанны,
Кояш төсле үзең янарсың.
Матурлык та җитә, яхшылык та,
Бар дөньяны сөеп яшәргә.
Ни хәл диеп, сорап һәр иртән,
Чын дусларың булса дәшәргә.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев