Җир әйләнә, еллар айлар тезә
Акмый тормый вакыт юлыннан
Йөрәгемне күңел уйга сала
Үткәннәрнең эзе юылган.
Әни көткән туган йортка кайттым
Тик соңгарак калдым ахыры
Вакытларның усал җиле белән
Җимерелгән нигез балчыгы.
Иске тәрәзәләр араланган
Туган нигез җиргә басылган
Ничә еллар элек әти япкан
Йорт түбәсе читләп ачылган.
Йорт ишеген әкрен генә ачып
Тупса аша аяк атладым
Балачактан калган хәтирәне
Йөрәгемә салып вакладым.
Өйнең яме сүнгән, түр караңгы
Запас ачкыч чөйдә эленгән
Гомер дигәннәре тиз уза шул
Үткәннәрнең эзе өзелгән.
Вакыт чылбырлары авыраеп
Өй түрендә сәгать туктаган
Әйтерсең дә туган нигезләрнең
Өметләре сүнеп йоклаган.
Туган йортның юан бүрәнәсе
Кыек ятып читкә капланган
Балачакта уйнап үскән өйдә
Күпме хәтирәләр сакланган? !
Була икән, йөрәк дәваланмый
Күңелләрне айкый үткәннәр
Җиде тәрәзәне рәттән йөреп
Әти-әни безне көткәннәр.
Ишек ябылганда борылып карыйм
Керер кебек әни ишектән
Туган нигез, һәрчак безне сагынып
Әни елаганын ишеткән.
Үкенечне йодрыгыма төйним
Сирәк кайттым әни янына
Булган хаталарны соң аңлыйбыз
Хәзер инде йөрәк сагына.
Соң булса да нигеземә кайттым
Җаннарымны бүтән яндырмам
Моннан ары инде беркайчан да
Туган йортым, ятим калдырмам!
8.02.2023
Фәнүз Баттал.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев