Газиз дин кардәшләр, 6 нчы июльдә, ахшамнан соң, мөселманча-һиҗри Яңа ел керә, мөхәррәм ае башлана . Яңа елда без нишлибез?!
Әлбәттә, яңа ел хәерлесе белән килсен, илдә-гаиләдә иминлек, тынычлык , бәхет - шатлыклар булсын дип телибез. Мөселманча яңа елны дога, намаз(теләкләребезне юллап, махсус ике рәкәгать хаҗәт-нәфел намазы укуны күздә тотам) , ураза белән каршылау кирәк. Мөхәррәм аеның беренче көнендә нинди дога укырга?
Кем мөхәррәм әл-хәрам аеның беренче һәм 10 нчы, ягъни Гашура көнендә иртән 3 мәртәбә түбәндәге доганы укыса, Аллаһ СӨБХАНӘҺҮ ҮӘ ТӘГАЛӘ ул кешене киләсе мөхәррәм аена кадәр бөтен бәлаләрдән имин кылыр, ин шәә Аллаһ!
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин, үәссәлатү үәссәламү гәләә сәиййдинә Мүхәммәдин үә галәә әлиһи үә сәхбиһи әҗемәгиийн.
Әллаһүммә әнтәл-әбәдийүл-кадимүл, хәййүл-кәримүл-хәннәнүл-мәннән. Үә һәзихи сәнәтүн җәдидәтүн әсьәлүкә фихәл гыйсмәтә минәш-шәйтанир-раҗими үәл гауни галәә һәзихин-нәфсил әммарати бис-сүн үәл иштигалә бимә йүкаррибни иләйкә йәә зәл-җәләли үәл икрам бирәхмәтикә йәә әрхамәр-рахимиинә үә сәллаллаһу галәә сәййдинә Мүхәммәдин үә галәә әлиһи үә сахбиһи үә әһли бәйтиһи әҗемәгиин.
Әллаһүммә тәкәббәл миннә иннәкә әнтәс-сәмигуль галим!
Дога аңлаешлы булсын өчен үзем белгән кадәр мәгънәви тәрҗемәсен язып үтәм.
Рәхимле һәм Рахман булган Аллаһ исеме белән! Галәмнәр тәрбиячесе булган Раббыбызга барлык мактаулар һәм шөкер кылулар! Сәедебез-пәйгамбәребез МӨХӘММӘД Мостафа салләллаһү гәләйһи вәссәламгә һәм Аның гаиләсе әгъзаларына-әһле бәйтенә һәм сәхәбәләренең барчасына да салаватлар һәм сәламнәр юллыйбыз!
Аллаһыбыз - Син Мәңге булучы, Ялгыш-гөнаһлардан, бәла-казалардан кисәтеп Саклаучы, гел Тере, Юмарт, иксез-чиксез байлыкларга ия Булучы, шушы байлыкларын чиксез юмартлык белән үз барлыкларына өләшүче, Мәрхәмәтлеләрнең дә иң Мәрхәмәтлесе, иге - чиге булмаган Бөеклек, Юмартлык, Игелекнең, Югарылыкның һәм Камиллекнең иясе булган Зат!
Бу Яңа елда Раббыбыз, Синнән безне шәйтан явызлыгыннан, аның зыяныннан, коткыларыннан аралавыңны, саклавыңны сорыйбыз, үз нәфесебездәге бозыклыктан, хөсетлектән, барлык начарлыклардан өстен булырлык көч бир безгә һәм ҮЗЕҢӘ - ЧИКСЕЗ МӘРХӘМӘТ, ЮМАРТЛЫК, ЮГАРЫЛЫК ҺӘМ КАМИЛЛЕК ИЯСЕНӘ ЯКЫНАЮ мөмкинлекләрен насыйп әйлә! И Раббыбыз без әйткәннәрне кабул итеп ал, Син бит чынлыкта барысын да Ишетүче һәм Белүче!
Нәсимә Садыйк
#догалыйорт
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1