МӘШАЛЛАҺ!
Торып- торып исем китә, Аллаһка шөкер, һәр яктан үрнәк алырлык якташларым күп. Шулар арасында туган жирен , туган халкын, авылдашларын зурлап яшәүче, иманлы тормыш алып баручы, "Борай фермеры" бренды белән хәләл ризыклар хәзерләүче Әхләф Сәехзадә улы белән Гәүһәрия Акмал кызы Зариповлар аеруча сокландыра.
Шундый дусларым белән чиксез горурмын
Шигырь юлларым алар хакында.
Зариповлар билгелеләр
Тирә-якта.
Игелекле, изгелекле,
Дини сакта.
Жиңел түгел эшкуарлык,
Тырыш алар.
Авырлыкка бирешмидер,
Корыч алар
Үрнәклеләр һәм тормышта,
Һәм хезмәттә.
Гаиләләре сөю , хөрмәт,
Сәгәдаттә.
Нәселләре туган жиргә
Нык береккән.
Хак исламга тугры диләр
Элек- электән.
Мисал өчен алсак әгәр
Гаилә башлыгы Әхләфне.
Чын ир-егет бөркет кебек,
Сөбханаллаһ,
Бөтен яклап та әхлаклы.
Дөреслекне яклаучы ди
Гарәптән кергән исеме.
Чиксез тугры фанатларча
Исеменә, күр жисеме.
Исем-атында көчеме,
Әллә калебнең төшеме?
Ул -- игенче , көтү-көтү
Терлекләре.
Сокландыра халкы белән
Берлекләре.
Халәл ризык хәстәрләүдә
Кулга-куллар.
Ярдәм өчен иңен куя
Кыз‐кияве, килен-уллар.
Танылган бер фермер бит ул
Әхләф бүген.
Маркалары бик югары,
Тәп-ләп түгел.
Әзерләгән хәләл ризык
Тел йотарлык.
Өндәше юк тирә-юньдә,,
Көндәше юк.
Әхләфнең эш матур бара
Нигә дисез?
Хәләл яры энже чәнки,
Тиңдәше юк.
Асыллардан асылташтай
Гәүһәрия.
Мөлаемлек, сабырлыкка
Чиксез ия.
Сөбханаллаһ!
Бизнес-хужабик лә ул,
Кибетләрнең директоры!..
Ничә диплом, югыйсә.
То ли еще будет, диләр
Ай үсәсен көн үсә.
Асылташта күркәм сыйфат
Ничә карат?!
Масаю йә очыну юк
Моңа карап.
Әнә шуңа Әхләфенә
Чиләгенә капкачыдай
Бик килешле
Тора ярап.
И Аллаһым, син аларны
Һәрчак ярат!
Яльдәклеләр, көнләшепләр
Торам карап.
Сез бәхетле Зариповлар белән
Ха-рап!
Урлап китәр идем мәгәр
Бустанайга.
Бөтенләйгә булмаса да,
Берәр айга.
Салмаслар идеме димен
Авылымны алар жайга?!
Без дә, бәлки, сезнең кебек
Йөзәр идек балда-майда.
Рафига Усманова
22.05.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев