Предыдущая публикация
Я люблю тебя моя родная!!!!
Рәхмәт әни
Рәхмәт әни, тудырганың өчен,
Төн йокламый мине бакканга.
Сабырлыгың белән күңелемә
Иман орлыклары салганга.
Рәхмәт әни, дөрес тәрбияңә
Минем өчен янып көйгәнгә
Авызыңнан өзеп, ашамыйча
Соңгы телемеңне биргәнгә.
Рәхмәт әни, кулларыңны сузып
Бәхет теләп кылган догаңа
Киңәш-табышыңны кызганмыйча
Фатыхаңны биреп торганга.
Синең өчен, бары синең өчен
Рәхмәтемнең иң-иң олысы
Гомеремнең хәр мизгеле саен
Мин әнием сиңа бурычлы.
Әни безнең очен якын кеше
Изгеләрнең-изгесе.
Әни безгә гомер биргән
Әни йорәк тибеше
Әни безнең өчен сулар хава,
Әни жылы кояш ул.
Әни кайгы килгәндә,
Юатучы фәрештә,
Аның киңәше кирәк,
Эшләнәсе хәр эштә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 31