Информация Динема 🕋 доступна только авторизованным пользователям.

Все заметки

Фид

Нинди сынамышларга ышанырга рөхсәт?

Әгәр сынамышлар фән ягыннан дәлилләнгән икән, ышанырга мөмкин, чөнки ул инде сынамыш түгел, ә чынбарлык була. Әйтик, кош түбән очса, яңгыр явачак дигән әйтем бар. Фәнни яктан бу күренеш өстә басым югары булу белән аңлатыла. Димәк, халык сынамыш буларак кабул иткән бу гыйбарәгә ышанырга мөмкин. Ә инде сынамыш кеше үзе уйлап чыгарган буш сүз генә икән, ул очракта аңа ышанырга ярамый. Әйтик, тупса аша күрешергә яки кара мәче үткән юлдан барырга ярамый, диләр. Әмма ни өчен ярамаганлыгын беркем дә аңлатып бирә алмый. Бу фәнни яктан да расланмаган. Димәк, мөселман кешесенә аңа ышану да тыела.
Артур Габдуллин
Фид

АЛЛАҺНЫҢ ЯРАТКАН КОЛЛАРЫННАН БУЛ

❗Аллаһ Раббыбызның яраткан колларыннан буласың килсә:
✅Изге эшләр эшлә
إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
"Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата" ("Бәкара" сүрәсе, 195аят)
✅Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил
إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ التَّوَّابِينَ وَيُحِبُّ الْمُتَطَهِّرِينَ
"Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр" ("Бәкара" сүрәсе, 222аят)
✅Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк булачак танып яшә
قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
"Ий Мөхәммәд, син аларга әйт: "Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миң
Фид

ДӨНЬЯ ВӘ АХИРӘТ ӨЧЕН

Сәбиттән хәбәр ителгәнчә, алар бервакыт Әнәс бине Мәликкә (Аллаһ аннан разый булсын): «Безнең өчен Аллаһка дога кыл әле!» – дигәннәр. Ул:
‏اللَّهُمَّ آتِنَا في الدُّنْيا حَسَنَةً وفي الآخِرَة ِحَسَنَةً وقِنَا عَذابَ النَّار
/Аллаһүммә! Әәәтинә фид-дүнйә хәсәнәтән үә фи-л әәәхирати хәсәнәтән үә къыйнәә гъәзәәбән-нәәр!/
«И Аллаһ! Безгә бу тормышта да бары тик яхшылыкларны гына бир, Ахирәттә дә бары тик яхшылыкларны гына бир һәм безне Ут газабыннан сакла!» –дигән.
Аңа: «Тагын өстә!» – дигәннәр. Әнәс янәдән әлеге доганы кабатлый, алар исә: «Тагын өстә!» – дип сораганнар. Әнәс янә шушы доганы кыла, ә алар: «Тагын өстә!» – дигәннәр. Бу сүзләрдән соң Әнәс: «Сез нәрсә те
Фид

Үз җаныңа карата золымлык кылма!

Кешенең җаны - Аллаһ Тәгалә аңа ышанып тапшырган әманәт. Шуңа күрә кеше үз җанын кайгыртырга тиеш. Кыямәт көнендә кеше үз гаиләсе өчен соралса, үз җаны өчен ул бигрәк тә соралачак.
Кеше үз җанына карата ике әйбер белән золымлык кыла:
1. Вәҗебне калдыра, ягъни мәҗбүри әйберләрне эшләми
2. Хәрам кыла, ягъни тыелган әйберләрне эшли.