Бәла-каза килгәндә, алар Аллаһтан башка бөтенесен онытканнар, ул вакытны үзләренең иләһләрен дә онытканнар, алар бары тик Аллаһтан гына сораганнар.
فَإِذَا رَكِبُوا فِي الْفُلْكِ دَعَوُا اللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ فَلَمَّا نَجَّاهُمْ إِلَى الْبَرِّ إِذَا هُمْ يُشْرِكُونَ
«Алар корабка утыргач, Аллаһка ялварып дога кылалар, гыйбәдәтләрен ихластан Аңа гына багышлыйлар. Ә Ул аларны коры җиргә чыгарып коткаргач, Аңа тиңдәшлек кыла башлыйлар».
📖 Коръән, «Үрмәкүч» сүрәсе, 29:65
⌨ Менә нәрсә эшләгәннәр. Барысы да яхшы булганда ялган аллаларына гыйбадәт кылсалар, бәла-каза килгәч, Аллаһка гына гыйбадәт кылганнар. Ошбу эшләрне шул әүвәлге мөшрикләр кылган. Ә бүген? Әй Аллаһның коллары, карагыз, бүген үзләрен мөселман дип атаган күп кешеләр, барысы да яхшы булганда, төрле изгеләргә табыналар: алар өчен корбан чалалар, аларга нәзерләрен багышлыйлар һ.б. Әгәр бәла-каза килсә, алар бик авыр хәлдә калалар, ширекләре иминлектәгедән дә начаррак була. Шулай итеп, бу яктан караганда, әүвәлгеләр хәзергеләрдән яхшырак. Аллаһ Субхәнәһу уә Тәгалә сакласын! Һәм бу кешеләр самолетта очып барганда, пилот самолетның кискен хәлдә булуын игълан иткән очракта, алар Аллаһ Тәгаләгә түгел, ә төрле изгеләргә ялвара башлыйлар дип сөйлиләр. Кемдер: «Әй Хөсәен, ярдәм ит», кемдер: «Сәид Бәдәүи, ярдәм ит», кемдер: «Сәидә Зәйнәп, ярдәм ит» ди. Аллаһ исеме белән ант итеп әйтәмен ки, әгәр алар белән шул вакытта Әбү Ләһәб яки Әбү Дҗәһл булса, «юк, дөрес түгел» дип әйтер иделәр. Алар ризалашмаслар иде! Алар: «Юк, бу хәлдә Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, чөнки бу очракта Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә ала», — дип әйткән булырлар иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев